Бу хакта журналистларга Русия тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Польшаның тиешле оешмалары Русия җирлегендә процессуаль гамәлләр уздыруга рөхсәт сораган.
2018 елның апрелендә казаны тикшерүче комиссия ТУ-154 очкычының казага юлыгу сәбәбе шартлау дип атады. Комиссия нәтиҗәләренә караганда, шартлау чыганагы берничә булган.
Польша ягы элек тә ТУ-154М очкычында шартлау версиясе каралуын белдергән иде, ләкин Русия тикшерү комитеты моны дәлилсез дип атады. Русия җитәкчелеге һәлакәт пилот ялгышлыгы аркасында килеп туды ди.
2010 елда Смоленски янында Польша президентының очкычы казага очрады. Президент Лех Качиньский һәм очкычтагы барлык 96 кеше һәлак булды. Качиньский Катыньдагы поляк хәрби зиратында 1940 елда НКВД тарафыннан атып үтерелгән 22 меңләп поляк хәрбиен искә алу чараларында катнашырга тиеш иде.