Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чистай икмәк заводының элекке җитәкчесе кулга алынган


Татарстанда Чистай икмәк заводының элекке җитәкчесе Ренат Хәлиуллин кулга алынган. Мәхкәмә аны йорт сагына җибәргән.

Хәлиуллин хезмәткәрләргә ике айдан артык хезмәт хакы түләмәүдә гаепләнә.

Тикшерү мәгълүматынча, 2018 елның мартыннан маена кадәр заводның хезмәткәрләренә алты миллион сум тирәсе бурычы җыелган. Шул ук вакытта заводның хезмәт хакын өлешчә булса да түләрлек мөмкинлеге булган диелә.

Икмәк заводында әле банкротлык эшләре бара.

Июньдә Владимир Путин белән туры элемтә вакытында Чистай икмәк заводы хезмәткәрләре президентка мөрәҗәгать җибәргән иде. Аларны "Россия 1" телеканалы күрсәтте.

XS
SM
MD
LG