Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донбасста 5 украин хәрбие һәлак булган, 11 кеше яраланган


Донбасстагы украин хәрбие
Донбасстагы украин хәрбие

Украинаның көнчыгышында Крымское авылы янында 23 августта украин хәрбиләре һәм кораллы фетнәчеләр арасында иртәннән бирле бәрелешләр бара. Биш украин хәрбие һәлак булган дип белдерелә.

Украина саклану министрлыгы сүзчесе Дмитрий Гцуляк сүзләренчә, бәрелешләр иртәнге алтынчы яртыда башланган. Мәскәү ярдәмендә сугышучы фетнәчеләр Украина гаскәре позицияләренә һөҗүм иткән һәм күзәтү постларын басып алырга маташкан. Атышларның актив өлеше биш сәгатьләп дәвам иткән. Украина саклану министрлыгы белдерүенчә, һөҗүмне кире кага алганнар, ләкин нәтиҗәдә дүрт украин хәрбие һәлак булган, 11е яраланган. Тагын бер украин хәрбие икенче авылдагы атышларда һәлак булган.

Гуцуляк фетнәчеләр ягыннан 120 мм калибрлы миналар кулланылды, ә алар Мински килешүләре белән тыелган диде.

Узган чәршәмбе Донбасстагы вазгыятьне җайга салу белән шөгыльләнүче өч яклы төркем 29 августтан атышларны туктату турында килешкән иде. Әмма Украин ягы "Русиядән корал һәм ягулык кертүне тулысынча туктатмый торып", тынычлык урнаштырып булмаячак дип белдерде. Кремль әлеге гаепләүләрне кире кага.

XS
SM
MD
LG