Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рубль бәясе соңгы ике елда иң түбән дәрәҗәгә төште


Американың Русиягә чикләүләр кертү хәбәре нәтиҗәсендә төшә башлаган рубль бәясе пәнҗешәмбе долларга карата тагын бер сумга төште. 24 августка доллар бәясе 68 сум 52 тиен дип билгеләнде.

Бу, чәршәмбе курсы белән чагыштырганда, бер сумга күбрәк һәм соңгы ике ел эчендә долларның иң юагры бәясе.

Еврога карата да рубль бәясе бер сумга кимеде. Җомгага евроның рәсми курсы 79 сум 25 тиен тәшкил итә.

9 августта АКШның Русиягә яңа чикләүләр кертергә җыенуы турындагы хәбәрдән соң валюта базарында рубль бәясе төшә башлады. Моннан тыш, "Сбербанк", ВТБ һәм "Аэрофлот"ның да хиссәләре арзаная.​

Чикләүләр Британиядә Русиянең элекке күзләү офицеры Сергей Скрипальне һәм аның кызын агулау өчен Русияне гаепләүгә бәйле. Мәскәү бу гаепләүләрне кире кага.

XS
SM
MD
LG