Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Михаил Бабичны Русиянең Беларустагы илчесе итеп билгеләде


Михаил Бабич
Михаил Бабич

Президент Владимир Путин Идел буе федераль бүлгесендә президент вәкиле булган Михаил Бабичны Русиянең Беларустагы илчесе итеп билгеләү турындагы фәрманга кул куйды.

49 яшьлек Бабич шулай ук Русия президентының Беларус белән сәүдә-икътисади үсеше махсус вәкиле дә булачак. Ике фәрман да хокукый мәгълүмат порталында дөнья күрде.

Тагын бер фәрман белән ил башлыгы Бабичны Идел буе федераль бүлгесендә президент вәкиле вазифасыннан азат итте. Әлегә бу вазифаны башкаручы итеп урынбасар Игорь Паньшин билгеләнде.

12 ел дәвамында Русиянең Белорустагы илчесе булган 78 яшьлек Александр Суриков вазифасыннан азат ителде.

Бабич Рязаньда туган, хәрби белем алган. Һава десанты һәм КГБ гаскәрләрендә хезмәт иткән.

2002-2003 елларда ул Чечня хөкүмәтен җитәкләде, соңрак 10 ел Дәүләт Думасы депутаты булды. Идел буе федераль бүлгесендә Русия президенты вәкиле булып 2011 елдан бирле эшләде.

XS
SM
MD
LG