Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яңа Дөнья" кырымтатар газетасының баш мөхәррире эшеннән китте


"Яңа Дөнья" кырымтатар газетасы
"Яңа Дөнья" кырымтатар газетасы

23 август "Яңа дөнья" кырымтатар газетасының баш мөхәррире Зера Бекирова гариза язып вазифасыннан китте. Аның белән тагын берничә хәбәрче киткәне мәгълүм.

Элек редакциядә эшләүчеләрнең һәммәсе баш мөхәррир белән китте дип таралган хәбәрләр расланмый. Гариза язганнарның бер өлеше аны киредән алган. Яңа баш мөхәррир итеп газетаның җаваплы сәркатибе Сейран Сулейманов куелыр дип көтелә.

Зера Бекированың китүенең чын сәбәпләре игълан ителмәсе дә, ул китәргә мәҗбүр булуы турында рәсми булмаган хәбәрләр йөри.

Кырымтатар телендә нәшер ителүче, тулысынча бюджеттан финансланган бердәнбер газета булган "Яңа Дөнья" чыга башлауга быел 100 ел тула. 2016 елда хакимият аның юридик статусын бетереп, яңа оештырылган Исмәгыйль Гаспринский исемендәге медиаүзәккә керткән иде. Газета күбрәк хакимиятнең рәсми хәбәрләре, түрәләрнең әйткәннәре белән бергә, мәдәният, сәнгать, тарих белән бәйле язмаларны урнаштырып килә.

Август башында Кырымтатар театрының юлбашчысы, Украинаның атказанган сәнгәть эшлеклесе Билял Билялов вазифасыннан китәргә мәҗбүр булган иде. Театр артистларының кайберләре матбугатта Биляловның китүенә протест йөзеннән, августтагы яллардан соң эшкә чыкмаячагын әйттеләр.

Яңа мөдир итеп театр җитәкчесенең хуҗалык эшләре өчен җаваплы урынбасары Меджиде Мельгазиева, режиссер итеп актер Эльдар Джелилов куелды.

1994 елдан театрның мөдире һәм сәнгать җитәкчесе булган Билял Билялов исә аны уйлап чыгарылган гаепләүләр белән вазифадан алуларын һәм мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәген белдерде.

XS
SM
MD
LG