Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина бәйсезлек көнендә хәрби парад уздырды


Петр Порошенко хәрби парадта чыгыш ясый
Петр Порошенко хәрби парадта чыгыш ясый

Украина 24 августта бәйсезлек көнен хәрби парад белән билгеләде. Ил президенты Петр Порошенко парадта чыгыш ясап, Украинаның Европа берлегенә һәм НАТОга кушылырга омтылуын констиуциягә кертү өчен тырышачакмын дип белдерде.

"Юристлар моны оптималь һәм тиз вакытта эшләү формуласын тапты", диде Порошенко. Аның сүзләренчә, тиешле канун өлгесе Югары Раданың 4 сентябрьдә көзге сессиясе ачылышына кадәр кертеләчәк.

Киевта узучы "Яңа гаскәр маршы" дип аталган хәрби парадта дүрт мең ярым хәрби, 250 берәмлек техника катнашты. Чарада "Богдан" артиллерия корлымасы һәм украин канатлы ракетлары кебек яңа кораллар да күрсәтелә. Беренче тапкыр парадта хәрби авиация катнаша.

Киевка АКШ президентының дәүләт иминлеге киңәшчесе Джон Балтон килде.

1990 елның 16 июлендә Украина Югары шурасы Украинаның мөстәкыйльлеге турында декларация кабул итә. Башта шушы көн бәйсезлек көне дип игълан ителә. 1991 елның 24 августында Украина Югары шурасы Украинаның бәйсезлеге турында карар чыгара. Бәйсезлек көне 24 август дип үзгәртелә.

Аннексияләнгән Кырымда Украина бәйсезлеге көне бәйрәм ителми. Шулай да бу көнне ярымутрауның төрле шәһәрләрендә украин һәйкәлләренә чәчәкләр кую гадәте бар.

XS
SM
MD
LG