Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Голос": Русия төбәкләре сайлауларында фиркаләрнең активлыгы кими


Русиядә сәяси фиркаләр һәм намзәтләр төбәк сайлауларына зур кызыксыну белдерми. 16 төбәктә сентябрьдә узачак парламент сайлауларында намзәтләр саны биш ел элек белән чагыштырганда ике тапкырга кимрәк.

Шулай ук төбәкләрдә сәяси кыр чистартылып тора, беркайда да диярлек көрәш күзәтелми диелә "Голос" сайлаучылар хокукларын яклау хәрәкәте хисабында.

Мисалга, быел Екатеринбурда шәһәр думасына җиде фиркадән 491 намзәт теркәлгән, биш ел элек 23 оешмадан 1300 намзәт булган.

Ниндидер көндәшлек ихтималы туа икән, ул намзәтләрне ничек тә сайлауга кертмәскә тырышу да бар диелә хисапта.

Фиркаләрнең активлыгы кимүе имза җыю һәм акча җитмәү белән дә бәйле ди хисап авторлары.

Моңа кадәр "Либераль миссия" фонды экспертлары Русия сайлауларында көндәшлек юклыгын билгеләгәннәр иде. Фиркаләр һәм намзәтләр өчен иң авыры - имза җыю, ә Русия төбәкләре башлыкларын сайлауда муниципаль фильтр узу "реаль оппозиция" намзәтләре өчен үтеп чыга алмаслык киртә булып тора диелде.

9 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә Русиянең 22 төбәгендә губернатор, ике мэр, утызлап төбәк һәм шәһәр парламентларына депутатлар сайланачак.

XS
SM
MD
LG