Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный тоткарланды

Алексей Навальный
Алексей Навальный

Мәскәүдә полиция оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйны тоткарлады. Бу турыда Twitter-да аның матбугат вәкиле Кира Ярмыш хәбәр итә.

Навальныйны ул яшәгән йорт кереше янында тоткарлаганнар. Аның телефонын тартып алганнар. Ни өчен тоткарлауларын әйтмәгәннәр диелә.

Бүген Мәскәү хакимиятләре Навальный тарафдарларының пенсия яшен арттыруга каршы 9 сентябрьдә митинг уздыру турында гаризасын карарга җыенуларын белдергән иде.

This item is part of
XS
SM
MD
LG