Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар моңы"на 10 ел: "Без сәхнәдән акыручы-сикерүчеләргә каршы"


Татар моңы”на 10 ел: “Без сәхнәдән акыручы-сикереүчеләргә каршы”
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:39 0:00

10 ел элек башланган "Татар моңы" фестивален бәяләүче сәнгатькәрләр аның башка бәйгеләрдән чынлап та моң белән аерылып торуын әйтә.

Татар моңы”ның быелгы гала-концертында башка тамашачылар арасында Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, Язучылар берлеге рәисе Данил Сәлихов та күренде. Фестивальгә 10 ел тулуны сәхнәдәге алып баручылар һәм “Татар моңы”н сәламләргә менгән Милли шура рәисе Васыйл әфәнде әйтүдән тыш, сәхнә бизәлешендә, залда башка билгеләр күренмәде.

Миләүшә Айтуганова
Миләүшә Айтуганова

Концерт тыйнак, шау-шуларсыз узды, моны сәнгать җитәкчесе Миләүшә Айтуганова татарның моңы үзе үк тыйнак, ул салмак, тыныч дип үзенчә аңлатты. “Татарның моңлы җырларын тантаналы рәвештә җырлап булмый, алар агылып баралар. Моң ул татар халкының канына сеңгән. Киләчәктә дә бу конкурс дәвам итәр дигән өмет-хыял белән яшим”, диде ул безгә. Аның фикеренчә, “Татар моңы”ның нәкъ менә Камал театры бинасында, нәкъ менә шундый форматта үтүе белән исеме җисеменә туры килә.

Махсус кунак булып килгән татар җырчылары да әлеге фестивальне уңай бәяләде. Филүс Каһиров фикеренчә, “Татар моңы” башка татар җыры фестивальләре арасында иң гаделләренең берсе, аннан танылучы җырчылар да шактый ди ул.

Филүс Каһиров
Филүс Каһиров

"Татар моңы" фестивале Марсель Вәгыйзов, Алинә Кәримова, Азат Фазлыевларга танылырга этәргеч булды дип уйлыйм. Мәскәү татарларыннан Марат Яруллин, Айдар Сәләхов кебек исемнәрне искә төшерәм. Мәскәү каласы татарлары үз җырларыбызны шулай ук яраталар. Миңа калса, анда да гала-концерт оештырсак, халык шулай ук килер иде. Мин үзем конкурста жюри әгъзасы булдым. Монда бар катнашучыларның да шартлары тигез, ничек бар, шулай җырлыйлар һәм алардан иң яхшылары сайлап алынды,” диде Азатлыкка Филүс.

Халык артисты, жюри әгъзасы Фердинанд Сәләхов “Татар моңы”н зәвыклы, эталон фестиваль итеп күрә, аны сикереп, биеп җырлаучыларга каршы куя.

Фердинанд Сәлахов
Фердинанд Сәлахов

“Радио-телевидениедә опера ишетү мөмкин түгел. Анда "сикерүчеләр" генә җырлый. Менә шул "сикерүчеләр"гә каршы торырга "Татар моңы" бар, шундый җырлар иҗат итүче композиторлар бар. Татар җырының планкасы барлыгы "Татар моңы"нда күренә. Мин 10 елдан соң әлеге фестивальнең булачагына шикләнәм”, ди Фердинад әфәнде. Без яшәсәк “моң”да яшәр дип тә өстәде халык артисты.

Ун еллык фестивальне беренче тапкыр караучы автор-башкаручы Илназ Гарипов, юбилей тамашасынының татар моңы белән түгел, ә бугаздан көй чыгарып башлауларына игътибар иткән һәм интернетта-социаль челтәрләрдә “Татар моңы” турында мәгълүмат бик аз булуын әйтте.

"Татар моңы" турында мин үзем телевидениедән ишеттем. Кызганыч, ул интернет челтәрләрдә бик әз. Минемчә, "Татар моңы" дигән проектны шул ук Instagramда да күтәрергә кирәк”, диде Илназ.

Кирам Сатиев
Кирам Сатиев

Халык артисты, гармунчы, жюри әгъзасы Кирам Сатиев исә борчылырга сәбәп күрми. 10 ел дәвамында фестивальнең исеме үзгәрсә дә, аның җисеме шул ук калды. Шул ук татар җыры, татар моңнары яңгырый”, ди танылган гармунчы. Татар телен, милләт буларак саклап калу, үстерүдәге роле кебек сорауларга Кирам әфәнде җавап бирергә теләмәде, мин сезгә музыка турында сөйли алам, сәясәткә керәсем килми, дип кырт кисте.

“Татар моңы”нда катнашучылар яшьләр булса да, тыңлаучыларның күбесе урта һәм өлкән буын иде. Яңа буын җырчылары әлеге фестивальгә телевидениедән күренеп тыңлаучыларын арттыру максаты куя дип аңладык. Аның телевизион булуы сәхнәдә танылырга теләүчеләрдә “Татар моңы”на игътибарны арттыра, тамашачы исә бушка чакыру алып килә яки, арзанга концерт карап кайта. Аңа билет бәяләре башка популяр артистларның концертларына караганда арзанрак була.

“Татар моңы” фестивален бигрәк тә милли җанлы татар әбиләре яратып карый. Мәсәлән, һәрбер чыгарылышын көтеп алган Саимә Хаерова гармунга игътибарны арттырырга кирәк дип саный: “Татарның моңын бигрәк тә гармун көйләре ача. Сәхнәгә күбрәк гармунчыларны чыгарсыннар иде. Хәзерге заманда татарның моңын шул гына ачып сала бит!” – ди ул бу хакта.

XS
SM
MD
LG