Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: Һәр бишенче русияле Русия урыслар өчен дип саный


Соңгы елда Русиядә ксенофобия кәефләре арту күзәтелә. Бу хакта "Левада үзәге" сораштырулары күрсәтә. "Теләнмәгән" милләтләр дип башлыча чегәннәр, кытайлар һәм вьетнамнар аталган.

Руссиядә кайбер милләт вәкилләренең яшәвенә каршы булучылар саны кинәт арткан. "Левада үзәге" сораштыруларына сылтанып, "Ведомости" язганча, "теләнмәгәннәр" исемлеге башында чегәннәр тора. Аларны сораштыруда катнашкан русияләрнең 32 проценты атаган. Бер ел элек кенә бу күрсәткеч 17 процент тәшкил иткән. Икенче урында кытайлар (31 процент), өченчедә - вьетнамнар (26 процент). Былтыр әлеге күрсәткечләр 15 һәм 12 процент булган.

"Русия урыслар өчен" идеясен хуплаучы русияләр саны 10 проценттан 19 процентка җиткән. 2014 елдан бирле мондыйлар саны, киресенчә, кимеп килгән булган.

Респондентларның 30 проценттан артыгы фатир арендасы яки эш турындагы дискриминацияле белдерүләргә лояль карый. Мәскәүдә андыйлар 63 процент тәшкил итә. Моннан тыш, хөкүмәт мигрантлар килүен чикләргә тиеш дип санаучылар саны 58 проценттан 67 процентка җиткән.

"Сова" хокук яклау үзәге җитәкчесе Александр Верховский сүзләренә караганда, кесенофобия кәефләренең артуы алда көтелгән икътисади авырлыклар белән бәйле.

XS
SM
MD
LG