Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йорк татарлары Корбан бәйрәмен билгеләп үтте


Корбан бәйрәме
Корбан бәйрәме

26 август Нью-Йорк татар берләшмәсе Корбан бәйрәменә багышланган чара үткәрде. Анда 50ләп кеше катнашты.

Бәйрәм ашы Коръән аятьләре белән башланып китте. Соңыннан татар хуҗабикәләре пешергән татар ашлары, тәм-томннары белән сыйлану белән дәвам итте.

Нью-Йорк татар милли хәрәкәте ветераннары әйткәнчә, алар гает намазларына төрек һәм гарәпләр ачкан мәчетләргә йөри.

Татарлар гарәп мәхәләсе белән берлектә махсус урында корбан чалдыра. Яки махсус дини фондларга акча күчереп, Африкадагы ач балаларга яки Төркиядәге мохтаҗларга корбан итен тарата.

"Авыр хәлдә яшәүче туганнарга ярдәмгә корбан чалдыру өчен банк аша Украина, Русия һәм башка илләргә акча җибәргәнебез дә булды", дип сөйләде Азатлыкка Ташкенттан күченеп килгән бер татар апасы.

Нью-Йорк татарлары оешмасы 1927 елдан бирле эшләп килә. Ул гасыр башында Кытай, Япония, Финляндиядән һәм Совет берлеге җимерелгәннән соң БДБ илләреннән килгән мөһаҗирләрне берләштерә.

XS
SM
MD
LG