Accessibility links

Кайнар хәбәр

Меркель һәм Трамп Путинны Әсадка басым ясарга чакыра


Ангела Меркель һәм Дональд Трамп
Ангела Меркель һәм Дональд Трамп

Германия һәм АКШ Идлиб төбәгендәге һуманитар кризис һәм әлеге виляәттә хакимият гаскәрләренең исламчы һәм җиһадчы төркемнәрнең позицияләрен басып алуга карата борчу белдерә.

Германия канцлеры Ангела Меркель һәм АКШ президенты Дональд Трамп Сүриядәге вазгыять турында телефоннан сөйләшкән. Бу хакта Германия хөкүмәте вәкиле Штеффен Зайберт белдерде.

Меркель һәм Трамп "Русияне Сүрия режимына басым ясарга һәм низагның көчюенә юл куймаска" чакырган. Сөйләшү барышында шулай ук Украина көнчыгышындагы вазгыять тә телгә алынган.

Элегрәк АКШ Русигә кисәтү белдергән иде. Әгәр Сүрия президенты Бәшәр Әсад Идлибне кайтару өчен химик корал куллана икән, АКШ Әсад көчләренә һөҗүм ясарга мөмкин.

XS
SM
MD
LG