Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан эчке эшләр министрлыгының элекке түрәсе тоткарланган


Татарстан эчке эшләр министрлыгының Оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлегенең элекке җитәкчесе Илнар Җәләлов 500 мең сум күләмендә ришвәт алуда шикләнелеп тоткарланган.

Татарстан тикшерү комитетында җинаять эше 27 августта ачылган, ләкин җинаять үзе дүрт ел элек кылынган дип яза "Реальное время" үз чыганакларына таянып. Тикшерү мәгълүматынча, Җәләлов "үз канаты астына алу өчен" 2014 елда ике кешедән гомуми бәясе 500 мең сумнан артык акча һәм төзелеш материаллары алган.

Әлегә бу хакта рәсми хәбәрләр юк.

36 яшьлек Илнар Җәләлов министрлыкның Оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлегеннән 2018 елның гыйнварында җибәрелгән иде. Шуннан соң ул Лаеш районы полиция бүлеген җитәкләде.

Татарстан эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, хәзер инде Илнар Җәләлов полициядә эшләми. "Ул пенсионер. Июльдә пенсиягә китү турында рапорт язды", дигән басмага министрлык вәкиле Максим Костромин.

XS
SM
MD
LG