Саклану министры Сергей Шойгу күнегүләр Үзәк һәм Көнчыгыш хәрби бүлгеләрнең барлык полигоннарында диярлек узачак дип белдерде. Анда 300 мең тирәсе хәрби, меңнән артык очкыч һәм боралак катнашачак. Күнегүләрдә Тын океан һәм Төньяк флотлары да катнаша диде министр.
Маневрлар 11-15 сентябрьгә билгеләнгән. "Интерфакс" ул халыкара дәрәҗәдә булачак дип яза.
Узган елның сентябрендә Русия һәм Беларуста "Көнбатыш-2017" дип аталган күнегүләр узган иде. Сценарий нигезендә ике ил гаскәрләре уйдырма Көнбатыш илләренә каршы торды. Шул ук елның октябрендә президент Владимир Путин эре һәм стратегик оешмаларны хәрби тауар чыгаруны арттыруга әзер булып торырга чакырды.
НАТОда былтыргы күнегүләр Русиянең "зур сугышка әзерләнүен күрсәтә" диделәр.
"Көнбатыш-81" күнегүләре 1981 елда Польша чиге янында да узды. Көнбатыш моны Совет берлегенең көчен һәм зур һөҗүмгә әзерлеген күрсәтү дип кабул итте.