Коррупциягә каршы көрәш оешмасы Transparency International хисабыннан күренүенчә, депутатларның әлеге эшчәнлеге нәтиҗәсендә дәүләтнең саклану һәм тәртип саклау өлкәләренә бюджеттан күбрәк акча бүленә башлаган, әлеге оешма хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзаларына төрле ташламалар һәм субсидияләр арттырылган.
Transparency International теге яки бу куәт оешмасы файдасына карарлар кабул итүгә йогынты ясаган депутатларның исемнәрен төзегән. Авторлар фикеренчә, парламентарийларның 26сы саклану министрлыгы, 20се ФСБ, сигезе - прокуратура һәм тикшерү комитеты, җидесе эчке эшләр министрлыгы мәнфәгатьләрен алга сөргән.
Transparency International Русиядә "лоббизм" һәм "лоббистлык эшчәнлеге" дигән төшенчәләрнең кануннарда билгеләнмәвен дә искә төшерә. Лоббизмны норматив-хокукый яктан көйләү турындагы пункт 2008-2015 елларга кадәр коррупциягә каршы тору милли планына кертелгән була, ләкин соңрак аннан юкка чыга.