Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев урам атамаларын ике дәүләт телендә язу мәсьәләсенә нокта куярга чакырды


Урам атамалары татар телендә язылган очракта да, хаталар еш очрый.
Урам атамалары татар телендә язылган очракта да, хаталар еш очрый.

Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Казан урамнары атамаларын татар һәм урыс телләрендә язу мәсьәләсенә нокта куярга чакырды.

"Беркайчан да ахырына кадәр җиткереп булмый! Әйдәгез, ниһаять, бөтен урам атамаларын һәм башкаларны ике телдә языйк! Югыйсә гел яртылаш була. Сөйләшкәндә башлана да, соңрак онытыла. Әйдәгез, нокта куйыйк моңа. Үзебез канәгать түгел бит. Үзебез эшләмибез дә, үзебез канәгатьсез булып йөрибез. Ахырына җиткермибез. Бу мәсьәләдә нокта куярга кирәк дип уйлыйм", диде Миңтимер Шәймиев ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган утырышта. Дәүләт киңәшчесе сүзләрен "Бизнес Онлайн" китерә.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Шәймиев тәкъдимен оештыру комитеты карарлары беркетмәсенә кертергә кушты.

Мәрҗани исемендәге тарих институтының этносоцилогия бүлеге галимнәре тикшерүләренә караганда, Казанда татар теленең кулланылышы 5% кына тәшкил итә, калганы – урыс һәм чит телләр. Урам атамалары татар телендә язылган очракта да, хаталар еш очрый. Кайда латин имласы кулланыла, кайда – кирилл имласы. Тәрҗемәдә дә чуарлык. Югыйсә, расланган урам исемнәре реестры бар. Тәртип юк, системага салынмаган, дигән нәтиҗәгә килде социологлар.

XS
SM
MD
LG