Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина көнчыгышында тынычлык тәртибе гамәлгә керде


Украина көнчыгышында 29 августка каршы төндә тынычлык тәртибе гамәлгә керде. Аның вакыты чикләнмәгән һәм ул уку елын башлануга багышланган.

Тынычлык тәртибе алдыннан фетнәчеләр украин хәрбиләре позицияләренә берничә тапкыр ут ачты, җавап уты белән өч кеше үтерелде дип хәбәр итә УНИАН.

Украина көнчыгышында низаг башланганнан бирле тынычлык урнаштыру турында 20 тапкыр игълан ителде. Әмма бераздан әлеге тәртип бозылды һәм ике тараф моның өчен бер-берсен гаепләде.

Украина ягы мәгълүматына караганда, 1 июльдә игълан ителгән тынычлык урнаштыру тәртибеннән соң фетнәчеләрдән мең ярым тирәсе атыш теркәлгән. Шул исәптән, Мински килешүләре белән тыелган "Град" ракет корылмасы, танклар, артиллерия һәм минометлар куллану да булган.

Киев фикеренчә, "Русиядән корал һәм ягулык кертүне тулысынча туктатмый торып", тынычлык урнаштырып булмаячак. Кремль әлеге гаепләүләрне кире кага.​

БМО мәгълүматына караганда, Донбасста 2014 елның февралендә башланган бәрелешләрдә 10 меңләп кеше үтерелгән, 23 меңе яраланган.

XS
SM
MD
LG