Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга беренче хаҗилар 31 августта кайта


Татарстан мөселманнары хаҗда (архив фотосы)
Татарстан мөселманнары хаҗда (архив фотосы)

31 августта Казан һава аланына 247 кешедән торган беренче хаҗилар төркеме кайта. Юлчылар "ЮТэйр" авиаширкәте белән 230 мең сумнан башланган "Стандарт" програмы нигезендә сәяхәт итте һәм аларның сәфәре 18 көннән торды.

"Стандарт" програмын сайлаучылар Согуд Гарәбстанына "Казан-Җиддә" рейсы белән очты, дип хәбәр итә Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте.

Моңардан тыш, быел хаҗ кылырга теләүчеләргә бәясе 125 мең сумнан башланган "Эконом" һәм 185 мең сум торган "Эконом-авиа" програмнары да тәкъдим ителде.

Беренчеләрдән булып ватаннарына кайтучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алачак. Татарстан мөфтие быел Согуд Гарәбстаны патшасы Сәлман ибн Габдел-Газиз Әл Саудның кунагы програмы кысаларында хаҗ кылды.

Хаҗилар белән бергә Татарстаннан 20 табиб барды. Алар арасында кардиологлар, травматологлар, гинекологлар, инфекция белгечләре бар иде. Сәфәргә баручыларга менингит һәм дифтериядән прививкалар ясау оештырылды.

Хәбәр ителүченчә, "Стандарт" програмы белән хаҗ кылучыларга татар милли ризыклары белән туклану мөмкинлеге тудырылды. Һәрбер хаҗига яшел-саргылт төстә чемодан һәм сумка тапшырды. Әлеге төс халык арасында татарстаннарга югалмаска ярдәм итте. Хаҗиларны юлда һәм хаҗ гамәлләрен үтәгәндә тәҗрибәле гарәп, татар һәм рус телләрендә камил аралашучы җитәкчеләр озатып йөрде. Төркемнәрдә якынча 40-49 кеше тупланды. Хаҗиларның сәфәрен "ДУМ РТ Хаҗ" операторы оештырды.

Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме 10 сентябрьдә кайта.

Хаҗга беренче төркем Казаннан 5 августта киткән иде.

XS
SM
MD
LG