Accessibility links

Forbes-ның иң тәэсирле русиялеләр исемлегенә Татарстаннан өч кеше кергән


Forbes журналы төзегән Русиянең иң тәэсирле кешеләре исемлегенә Татарстаннан Рөстәм Миңнеханов, Сергей Когогин һәм Наил Мәганов кергән.

Forbes-ның Русиядә чыгучы журналы иң тәэсирле русиялеләр исемлеген төзегән. Анда 100 кеше кергән. Исемлекнең башында президент Владимир Путин тора.

Татарстаннан рейтингка өч кеше эләккән. Республика президенты Рөстәм Миңнеханов 51нче урында, КАМАЗ җитәкчесе Сергей Когогин 65нчедә, "Татнефть" җитәкчесе Наил Мәганов 77нче урында.

Исемлектә Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов та бар. Ул 56нчы урында тора.

Беренче бишлектә Герман Греф, Алексей Миллер, Игорь Сечин һәм Дмитрий Медведев та бар.

Мәскәү мэры Сергей Собянин 13нче урында.

XS
SM
MD
LG