Украинага инвестицияләрнең өчтән бер өлешен Русия керткән, диелә Украинаның статистика хезмәте хисабында.
Русиядән соң Кыпрыс белән Нидерланд килә, алар Украина икътисадына һәрберсе 200 миллион доллар чамасы керткән. Эре инвесторлар арасында Австрия, Польша, Франция һәм Британия дә бар.
Хисаптан күренүенчә, инвестицияләрнең 60 проценты Украинның финанс өлкәсенә, 10 проценты - сәүдә, якынча 8 проценты сәнәгать һәм телекоммуникацияләр өлкәсенә җибәрелгән.
Донецки һәм Луһански өлкәләрендә, аннексияләнгән Кырымдагы мәгълүматн исәпкә алынмаган.
Украинаның элекке президенты Виктор Ющенко Русия 2014 елдан бирле Украинаның төп сәүдә партнеры дип белдергән иде. Һәм бу, аның фикеренчә, Донбасстагы низагны җайлауга төп киртә булып тора.
28 августта Украина президенты Петр Порошенко Русия белән дуслык, хезмәттәшлек һәм партнерлык турындагы килешүне өзәргә әзерлек белдерде.
Май аенда Порошенко Русиягә карата чикләүләр кертү турында фәрман имзалады. Алар исемлеккә эләккән русияләрнең активларын туңдыруны күз уңында тота һәм үзләрен илгә керүне тыя. Чикләүләр аннексияләнгән Кырымда сайлаулар уздыру һәм Украинага карата агрессия өчен кертелде.