Метро ачылышында Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин да бар иде.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов халык алдында чыгыш ясап, финанс авырлыкларына карамастан, Казан метрополитенының икенче тармагын төзү эшләре башланды диде.
Әмма шәһәрнең 2035 елга кадәр төзелгән яңа генпланында метроның икенче тармагын төзү каралмаган.
"Дубравная" метро станциясе ачылышын берничә тапкыр кичектерделәр. Соңгы тапкыр аны футбол беренчелегенә ачарга вәгъдә иткәннәр иде.
Бу метро станциясенең татарча атамасы юк. Моңа татар җәмәгатьчелеге каршылык белдерде, ләкин активистлар тәкъдим иткән "Сөембикә", "Биләр", "Имәнлек" атамалары каралмады.