Кобзонның вафаты турында аның хатынының ярдәмчесе хәбәр итте дип яза "Интерфакс".
2005 елда табиблар Кобзонның яман шеш белән авыруын ачыклады. Соңгы айларда аның хәле начарайды.
Иосиф Кобзон 1937 елның 11 сентябрендә Украинаның Донецки өлкәсендә туа. Бала чагыннан җырлый башлый. Тугыз яшендә Кремльдә Иосиф Сталин каршында чыгыш ясый.
Кобзон шулай ук Русия думасының II—VII чакырылыш депутаты да булды. 2011 елдан думаның Мәдәният комитеты рәисе урынбасары иде.
Ул Украинаның көнчыгышында Русия ярдәмендә Украинага каршы сугышучы фетнәчеләргә теләктәшлек белдереп килде. Моның өчен Көнбатыш илләре аңа каршы виза чикләүләре кертте.
Көнбатышны кискен тәнкыйтьләп килгән, Русиядәге ятим балаларны, шул исәптән каты авыру ятимнәрне чит илгә җибәрүгә каршы чыккан һәм Дима Яковлев канунын хуплаган Кобзон үзе президент Владимир Путин ярдәме белән Көнбатыш Европада дәваланды. Көнбатышка каршы сәясәтне хуплап шул ук вакытта Көнбатышта дәвалануы турында матбугатта булган тәнкыйть язмаларына карата Иозиф Кобзон "мин аларга төкереп бирәм" диде.