Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нидерландта Мөхәммәт пәйгамбәргә багышланган карикатур бәйгесен үткәрмәскә булганнар


Герт Вилдерс
Герт Вилдерс

Нидерланд парламенты депутаты Герт Вилдерс элегрәк үзе игълан иткән Мөхәммәт пәйгамбәргә багышланган карикатур бәйгесен үткәрмәскә булган. Моны ул янаулар белән аңлата.

Азатлык фиркасе җитәкчесе, Нидерланд парламенты депутаты Герт Вилдерс Мөхәммәт пәйгамбәргә багышланган карикатуралар бәйгесен янаулар аркасында уздырмаска булган. "Ислам үтерү, көч куллану турындагы янаулары белән тагын үзенең чын йөзен күрсәтте. Ләкин ватандашларымның иминлеге минем өчен беренче урында", дип язды Вилдерс Твиттерда.

Бәйге ноябрьдә Азатлык фиркасе офисында уздырылып, җиңүчегә 10 мең доллар бирелергә тиеш иде. Нидерланд җитәкчелеге, сүз ирегенә сылтанып, бәйгегә каршы килмәде.

Вилдерсның әлеге тәкъдименә каршы Пакстанда протест чаралары узды, активистлар аны үткәрмәүне яки Нидерланд илчесенең Пакстаннан китүен таләп итте. Нидерланд тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре Пакстанга планлаштырылган эш сәфәреннән баш тартты.

Исламга каршы белдерүләре өчен Вилдерска еш кына янаулар килеп тора. Былтыр март аенда сайлау алды кампаниясендә ул премьер-министр булсам, мөселман мөһаҗирләре өчен чикләрне ябам, Коръән сатуны тыям, мәчетләрне ябам дип вәгъдә биргән иде.

Нидерланд халкының якынча биш проценты - мөселман.

XS
SM
MD
LG