Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар һәм Түбән Новгород заводларында шартлауларда кешеләр һәлак булды


Түбән Новгород
Түбән Новгород

31 август Самар һәм Түбән Новогород заводларында шартлаулар булды. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, барлыгы алты кеше үлгән.

Беренче шартлау Түбән Новгород янында урнашкан шартлаткыч җитештерүче Свердлов исемендәге заводта булды. "Интефракс" чыганаклары хәбәр итүенчә, өч кеше һәлак булган, өчесе яраланган. Шартлау урынында тугыз кеше булган, өч кеше җимерекләр астында калган дип фаразлана.

Икенче шартлау Самарның авиация һәм ракет моторлары җитештерүче "Кузнецов" заводында булды. Анда дүрт эшче сыек кислород саклау резервуарын чистартканда җыелган газ шартлаган. Тикшерү комитеты ике кешенең һәлак булы турында хәбәр итә. ТАСС тагын бере кешенең үлүе турында яза, ләкин бу әлегә рәсми расланмады.

XS
SM
MD
LG