Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп АКШны Дөнья сәүдә оешмасыннан чыгару белән янады


Дональд Трамп
Дональд Трамп

Дөнья сәүдә оешмасы (ВТО) АКШка яхшырак мөнәсәбәт күрсәтә башламаса, Америка аннан чыгарга мөмкин дип кисәтте президент Дональд Трамп.

АКШ президенты Дональд Трамп Америка Дөнья сәүдә оешмасыннан чыгарга мөмкин дип кисәтте. Бу хакта ул Bloomberg-ка биргән интервьюда белдерде. Оешма АКШка яхшырак мөнәсәбәт күрсәтмәсә, Америка аннан чыгарга мөкмин диде Трамп. Әмма әлеге ризасызлыкның нәрсә белән бәйле булуын ачыкламады.

Трамп моңа кадәр дә Дөнья сәүдә оешмасы Кушма Штатларга карата начар мөнәсәбәттә дип әйтеп килә иде. АКШ президентының оешмадан чыгу вариантын каравы турында медиа июньдә хәбәр итте. Американың финанс министрлыгы әлеге мәгълүматны "арттыру" дип атады.

Президентлыкка намзәт вакытында да Трамп, Дөнья сәүдә оешмасы Трампның эчке җитештерүне импорт салымнары белән яклау планнарына каршы булса, Американы оешмадан чыгарырга вәгъдә биргән иде.

Трампның әлеге белдерүе Кытай белән сәүдә мөнәсәбәтләре киеренкеләшкән чорга туры килде. Вашингтон АКШка кертелүче Кытай тауарларына тарифларны арттыру турында игълан итте. Пекин моңа капма-каршы җавап бирде һәм Дөнья сәүдә оешмасына шикаять итте. Медиа Европа берлеге Кытай-Америка сәүдә мөнәсәбәтләре аркасында оешма реформасына әзерләнә дип хәбәр итте.

Дөнья сәүдә оешмасы 1995 елда халыкара сәүдә кагыйдәләре булдыру һәм илләр арасында сәүдә өлкәсендә килеп туган каршылыкларны хәл итү өчен төзелде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG