Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья сәнгатенең татар йолдызларын Казанга җыю кирәк


Аида Гарифуллина
Аида Гарифуллина

Дөнья сәнгатендә татар милләтеннән булган йолдызлар бихисап. Аларны җыеп бер фестиваль уздырасы иде. Шушы фикерне түрәләргә җиткерәсе иде.

Русиянең "Культура" каналыннан Венада узган бер концерт күрсәтәләр. Гаҗәп, искиткеч, соклангыч! Дөньяның танылган җырчысы Хуан Диего Флоресның туган көне уңаеннан җыелганнар. Иң яхшы, бөек җырчылар чыгыш ясый. Ләкин аларның гүзәллеген, бөеклеген җиткерергә сүзләр таба алмыйм.

Дөнья сәнгатенең бөекләре арасында – икесе татар. Берсе – Аида Гарифуллина, Казан кызы. Вена опера театрында эшли. Аллаһ биргән зур талантын вакламыйча алга барган шәхесебез. 17 яшеннән өеннән чыгып киткән. Затлы, матур тавышын саклар, үстерер өчен бик тә авыр юл үткәнен үзе генә беләдер. Аны иң кирәк чагында күреп алып, шартлар тудырып укытканнар. Татар кыяфәтле, затлы, бик матур татар хатын-кызы.

Илдар Абдразаков
Илдар Абдразаков

Икенче татарыбыз – Илдар Абдразаков, әтисе башкорт, әнисе татар. Ул да дөньяның беренче унлыгында. Матур тавышлы, озын буйлы, матур йөзле. Тавышы чишмә кебек чылтырап, күңелнең иң нечкә кылларына кагыла, җанны зыңгылдата, күзгә яшь китерә. Мин елыйм, ник елыйм? Бугазыма йодрык кадәр төер утыра, йотып җибәрә алмыйм.

Бер яктан горурлык үсендерә, "безнекеләр", дим. Икенче яктан җан әрни, хуҗасыз илнең кирәксез балалары, дим. Аллаһ талантны бирүен биргән, ләкин безгә язмаган бәхет. Бер айлык пенсиямне бирер идем дә, Казанда концертлары булса, басып торып та карар идем.

Инде безгә үзебезгә дөнья сәнгатендәге талантларыбызны башкалабыз Казанга җыярга, зур фестиваль үткәрергә вакыт. Күп алар, әле исемлек төзеп утырдым. Андый фестивальләрне үткәреп бөтен дөньяга танылырга мөмкинлегебез бар. Барабаннар кага, быргылар кычкырта торган хәрби оркестр белән генә ерак китеп булмый. Шулай ук машина ярышлары, футбол белән дә ерак китеп булмый.

Казанда "Дөнья сәнгатендәге татар йолдызлары" дигән зур фестиваль үткәрергә кирәк. Шуны президентка, яңа мәдәният министрына җиткерәсе иде. Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиевка шуңа охшаш бер фикеремне җиткермәкче булган идем дә, хөкүмәт йортының ишек төбендә утыручы сакчылар кертмәде. Өч көн шылтыраттым, өчесендә дә төрле кешеләр белән сөйләштем. Ярый әле берсе: "Ул сезне кабул итә алмый", диде. Ә ул фикер миңа түгел, аңа бик кирәкле иде. Ник безне ишетергә, тыңларга теләмиләр икән?

Фәния Хуҗахмәт
журналист, язучы

Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG