Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда III дөнья күчмә халыклар уеннары башланды


III дөнья күчмә халыклар уеннарын ачу тантанасы
III дөнья күчмә халыклар уеннарын ачу тантанасы

Кыргызстанда өченче тапкыр дөнья күчмә халыклар уеннары башланды. Ярышларны ачу тантанасында Татарстан президенты да катнашты.

2-8 сентябрь көннәрендә дәвам итәчәк ярышларда 66 ил һәм Русиянең 11 төбәге катанаша. Барлыгы 1,5 мең спортчы ярыша. Барлыгы 594 медаль уйнатылачак. Бүләкләрнең гомуми фонды 28 млн сом тәшкил итә.

Уеннарны тантаналы төстә Кыргызстан президенты Сооронбай Жәенбәков ачып җибәрде. "Күчмә халыклар уеннары күчмә халыкларның кабатланмас мәдәнияте һәм гореф-гадәтләрен үстерүгә ярдәм итәргә тиеш", дип белдерде ул.

Тантанада шулай ук Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган, Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Рәсми ачылыш алдыннан тамашачыларга "Дөнья яратылышы" дип аталган театраль тамаша күрсәтелгән, анда яшәеш һәм кешенең барлыкка килүе һәм күчмә халыклар цивилизациясенең үсеше тасвирланган.

Ачылыш тантанасында күчмә халыкларның көнкүреше һәм мәдәнияте чагылыш тапкан. Шулай ук чарада катнашкан илләр парады узган.

Дөнья күчмә халыклар уеннары – Кыргызстанның зур халыкара проекты. Беренче тапкыр 2014 елда оештырылган бу чараның максаты – күчмә цивилизация мәдәниятен саклау һәм торгызу диелә. 2016 елда ярышлар икенче тапкыр узды. IV дөнья дөнья күчмә халыклар уеннары 2020 елда Төркиядә узачак.

XS
SM
MD
LG