Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан парламентына өстәмә сайлауда Рөстәм Хәсәнов җиңде


Рөстәм Хәсәнов
Рөстәм Хәсәнов

Татарстанның Дәүләт шурасына өстәмә сайлауда Чуйков бер мандатлы сайлау бүлгесендә Рөстәм Хәсәнов җиңеп чыкты. Ул сәламәтлек саклау министры вазифасына киткән депутат Марат Садыйков урынын алачак.

"Изге эшләр көне" ("День добрых дел") хәйрия фонды башлыгы, "Рестовратор" ширкәте җитәкчесе Рөстәм Хәсәнов Татарстан парламентына өстәмә сайлауларда 57,4 процент тавыш җыеп җиңеп чыкты. Ул үз намзәтен үзе тәкъдим иткән иде.

Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе сайтындагы мәгълүматка караганда, икенче урында ЛДПР намзәте Марсель Габдрахманов. Ул 23,2 процент тавыш җыйган. Хәсәновның төп көндәше КПРФ намзәте Алексей Серов сайлауга кертелмәде, аның намзәт тәкъдим итү эшендә хилафлыклар табылган.

Өстәмә сайлауда тавыш бирүчеләрнең 25,3 проценты катнашкан, сайлау бүлгеләренә барлыгы 13 231 кеше килгән. 24 сайлау урыны эшләде.

Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, тавыш бирүне 144 күзәтүче карап торган. "Сайлаулар тыныч узды. Сайлау комиссияләре әгъзаларына килгән мөрәҗәгатьләргә вакытында җавап һәм аңлатмалар бирелде", диелә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе хәбәрендә.

Шул ук вакытта бәйсез күзәтүчеләр "карусель" күренешләре турында хәбәр итте. Ягъни сайлаучы канун бозып, берничә тапкыр тавыш биргән.

Республика парламентына өстәмә сайлау Чуйков бер мандатлы бүлге депутаты Марат Садыйковның сәламәтлек саклау министры вазифасына китү сәбәпле уздырылды.

XS
SM
MD
LG