Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан татарлары Миңнехановтан Татарстанда ислам гыйлеме алуда ярдәм сорады


Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан татарлары белән очрашуда

Кыргызстан татарлары Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда президенттан Татарстанда ислам гыйлеме алуда ярдәм сорады һәм балаларын "Сәләт" аланына чакыру өчен рәхмәт әйтте.

3 сентябрь Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанга эш сәфәре кысаларында җирле татар җәмәгатьчелеге белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм башкалар катнашты дип хәбәр итә президентның матбугат хезмәте.

Кыргызстан татарлары турында Миңнехановка "Туган тел" татар-башкорт мәдәни үзәге" җитәкчесе Гөлсинә Үлмәскулова сөйләгән. Биредә татар милли һәм мөселман бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Үзәктә "Сарман" җыр ансамбле һәм "Туган тел" балалар бию коллективы эшли. Шулай ук татар якшәмбе мәктәбе дә бар. Җирле телевидениедә аена бер мәртәбә эфирга 20 минутлык татарча телетапшыру чыга. Моннан тыш, Каракол шәһәрендә татар мәчете бар.

Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан татарлары белән очрашуда
Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан татарлары белән очрашуда

Гөлсинә Үлмәскулова хәбәр иткәнчә, татар яшьләре арасында Татарстан уку йортларында ислам гыйлеме алырга теләүчеләр бар. Ул Миңнехановка әлеге мәсьәләдә ярдәм күрсәтүен сорап мөрәҗәгать итте.

Шулай ук ул балаларны "Сәләт" аланына җибәрү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. "Туган тел" үзәге вәкилләре әлеге эшне киләсе елда да дәвам итүне сорады.

Рөстәм Миңнеханов кулдан килгәнчә ярдәм итәрбез дип ышандырды.

Хәзерге вакытта Кыргызстанда 50 мең татар яши, шул исәптән 16 меңгә якыны – Бишкәктә. Илдә берничә татар иҗтимагый оешмасы эшли.

XS
SM
MD
LG