Богурча (Каменка) бистәсендә яшәүче Марлен Мустафаевның өе янына китерелгән автозак урамны япкан. Тентүнең сәбәпләре аңлатылмый. Тентүдән соң куәт төркеме аны полиция бүлегенә алып киткән.
2017 елда да Марлен Мустафаевның өендә үткәрелгән тентү вакытында аның электрон җиһазлары, берничә китабы алынган иде.
"Мин иртән җидедә эшкә барганда Марленга килгән идем, инде куәт төркеме машиналары тора иде. Нәрсә булды дигән соравыма, оператив эш алып барыла, терроризм сүзен ычкындырдылар. Аңлашырлык бернәрсә сөйләмәделәр”, диде шунда булган Марлен Мустафаевның туганы.
Иске Кырымда Зарема Куламетованы ял итү бакчасында 250 сәгать мәҗбүри эш җәзасын үтәү вакытында ике машинада килгән куәт төркеме кешеләре алып киткән, кая алып киткәннәрен белмибез, диде кызы.
Аннан соң куәт төркеме аларның өенә килгән. Монда Зарема Куламетованың ире Зеки Куламетовның өендә тентү узганда куәт төркеме аңа тупас рәвештә көч кулланып, кызы белән алып киткәннәр. Анда җыелган кырымтатарлар үзләренең ачуларын белдереп торган.
Быелның гыйнвар аенда Зарема Куламетованың улы Гирай Куламетовны куәт төркеме өеннән алып киткәндә Киров районы эчке эшләр җитәкчесенең урынбасары А.Пригожинны мәсхәрәләүдә гаепләнеп 250 сәгать мәҗбүри эшкә һәм 20 мең сум җәзага тартылган иде. Зарема Куламетова үз гаебен танымаган иде.
2014 елдан башлап, Русия Кырымны аннексияләгәч, кырымтатарларны террорчылык, экстремизмда гаепләүләр, урлаулар, үтерүләр, хәбәрсез югалулар, тоткарлаулар арта бара.