Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым заводыннан зарарлы химик матдәләр чыгу сәбәпле балаларны эвакуациялиләр


"Крымский титан" корылмасыннан зараралы химик матдәләр чыгарылу аркасында Армянски шәһәреннән барлык мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ярымутрадуагы шифаханәләргә күчерергә җыеналар.

Анексияләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов сүзләренчә, әлеге чаралар шәһәрдә "Крымский титан" корылмасыннан чыгарылган химик матдә белән һаваның пычрануы сәбәпле күрелә. Бу хакта Аксенов үзенең Facebook сәхифәсендә язды.

24 август Армянски күк йөзендә соры төстәге болыт пәйда булды. Соңрак Аксенов төбәктәге экоологик хәл "норма чикләреннән чыкты", әмма гадәттән тыш хәл тәртибе кертер өчен нигез юк диде. Шәһәрдә проблемны хәл итү өчен оператив штаб төзелде, ә корылма эшчәнлеге ике атнага туктатылды. Беренчел мәгълүматларга караганда, кислота җыелучы җиһаздан пар чыккан.

Армянскида яшәүчеләр сәламәтлекләре начараюы турында, бигрәк тә кичке вакытта һавада начар ис барлыкка килүе хакында белдерә.

"Кырмский титан" корылмасы 1971 елдан бирле эшли. 2000нче еллар башында ул Дмитрий Фирташның Groop DF ширкәтенә керде.

Завод буяулар, резина, пластмасса җитештерүдә кулланылучы титан диоксиды чыгара.

Украинаның вакытлыча оккупацияләнгән җирләре мәсьәләре министрлыгы мәгълүматынча, "Крымский титан" Херсон өлкәсе экологиясенә дә куркыныч тудыра.

XS
SM
MD
LG