Җир тетрәүләр Белорет һәм Салават районнарында теркәлгән, дип хәбәр итә Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Җир тетрәүнең үзәге Чиләбе өлкәсендә булган. Аңа 6 балл бирелгән.
Башкортстанда җимерелүләр, электр, газ тәэминаты өзелүләр булмаган, яраланучылар да юк. Социаль челтәрләрдә кешеләр йортларда җиһазлар, люстралар селкенде дип яза.
Соңгы тапкыр мондый хәл республикада 2015 елда күзәтелгән иде.