Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан федераль университетында бушлай татар теле курслары ачыла


Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасы
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасы

Сентябрь уртасыннан КФУда бушлай татар теле курслары башлана. Ул өч ай дәвам итәчәк.

Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында бушлай татар теле курслары ачыла, дип хәбәр итә КФУның матбугат хезмәте.

Курсларга КФУ сайтында теркәлгәннән соң гына язылырга мөмкин. Уку сентябрь урталарында башланыр дип көтелә.

Тыңлаучыларга теркәлгән вакытта күрсәтелгән электрон почта һәм проектның сайты аша хәбәр ителәчәк.

Дәресләр атнага ике тапкыр үткәрелә һәм өч ай дәвам итәчәк. Алар дүшәмбе һәм чәршәмбе, яки сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә узачак.

Курсларны тәмамлаучыларга татар телен үзләштерү дәрәҗәсе күрсәтелгән сертификат тапшырылачак.

КФУ мондый түләүсез татар теле курсларын 2012 елдан оештыра. Ул елны татар теле өйрәнергә 1200 кеше язылган иде. Былтыр меңләп кеше теләк белдерде. Курслар Татарстанның дәүләт телләре һәм башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү програмы кысаларында финанслана.

XS
SM
MD
LG