Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия Европа берлеген Русиягә карата чикләүләрне кырыслатырга өндәячәк


Джереми Хант
Джереми Хант

Британиянең тышкы эшләр министры Джереми Хант Европа берлеге илләрен Русиягә яңа чикләүләр кертергә үгетләячәге турында белдерде.

Британия парламентында чыгыш ясап, Хант Солсберидагы һөҗүм белән бәйле АКШның Русиягә яңа чикләүләр кертүе һәм Мәскәү кайбер шартларны үтәмәгән очракта, өч айдан чикләүләрне кырыслату нияте турында белдерде.

Джереми Хант сүзләренчә, "һөҗүмнең Европа җирлегендә оештырылганын исәпкә алган хәлдә, Европаның Кушма Штатлар үрнәген кабатламавы "дөрес булмас иде".

Ике атна элек тә Британиянең тышкы эшләр министры АКШта чыгыш ясап, Европа берлеген Русиягә карта чикләүләрне кырыслатырга чакыды.

Би-би-си язуынча, моңа ирешү җиңел булмаячак, чөнки кайбер илләр, бигрәк тә Европаның көньягына урнашкан дәүләтләр инде булган чикләүләрне дә тәнкыйтьли.

Сишәмбе Химик коралны тыю оешмасы июль аенда Эймсбери шәһәрендә үлгән Дон Стерджесның "Новичок" нерв-паралитик матдәсе белән агулануын раслады.

Британия элекке күзләү офицеры Сергей Скрипаль һәм аның кызы Юлиянең агулануында Русияне гаепли. Лондон раславынча, "Новичок" Совет берлегендә уйлап табылган һәм Кремльнең элекке агентны агулау өчен сәбәпләре булган.

XS
SM
MD
LG