Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия Скрипальләрне агулауда шикләнелгән ике кешенең исемен атады


Александр Петров (с), Руслан Боширов
Александр Петров (с), Руслан Боширов

Британия прокуратурасы элекке күзләү офицеры Сергей Скрипаль һәм аның кызы Юлияне Солсберида агулауда Александр Петров һәм Руслан Боширов шикләнелә дип белдерде. Алар Русия ватандашлары дип әйтелә.

Петров белән Бошировка Срипальләрне һәм алар янына килгән полиция хезмәткәрен үтерергә омтылуда гаепләү белдерелгән.

Британия прокуратурасы вәкиле Хэмминг сүзләренчә, Лондон Мәскәүгә Петров белән Бошировны экстрадицияләүне сорап мөрәҗәгать итмәячәк, чөнки Русия "үз ватандашларын тапшырмый". Шул ук вакытта аларны кулга алу өчен Европа ордеры бирелгән, дип яза ​Reuters.

Тикшерү мәгълүматынча, русияләр Британиягә 2 март чит исемгә бирелгән Русия паспорты белән кергән. Алар яшәгән отельдә "Новичок" нерв-паралитик матдәсе эзләре табылган. Петров белән Боширов Британиядән 4 мартта, Скрипальләрне агулагач киткән диелә.

Британия җитәкчелеге ике русияленең дә махсус хезмәтләргә катышы бар дип саный һәм һөҗүм өчен җаваплылыкны Русиягә йөкли.

Чәршәмбе соңрак шушы хәлләргә бәйле белдерү белән Британия премьер-министры Тереза Мэй чыгыш ясар дип көтелә.

Русия тышкы эшләр министрлыгы Британия дөньяга чыгарган фотолар һәм исемнәр "берни дә әйтми" дип белдерде.

XS
SM
MD
LG