Август аенда уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсенә караганда, русияләрнең 72 проценты бәяләр артуы, 50 проценты - халыкның фәкыйрьләнүе турында белдергән.
Респондентларның 48 проценты эшсезлек артуы белән бәйле борчылулары турында сөйләгән. Сораштыру нәтиҗәләрен "Коммерсантъ" китерә.
Русияләрнең өчтән бер өлеше икътисади кризис һәм "керемнәрнең гадел бүленмәве" турында белдергән. "Рухи, мәдәни һәм әхлакый кризис" турында сораштыруда катнашучыларның 21 проценты әйткән. Шулай ук экология начараюга борчылучылар саны 14 проценттан 25 процентка җиткән, җинаятьләр артуына кайгыручылар саны 8 проценттан 15 процентка кадәр күтәрелгән.
Русияләрне бик үк борчымаган әйберләр: "Чечняда һәм Төньяк Кавказдагы террор гамәлләре", СПИД авыруының артуы, гражданлык хокуклары чикләнүе һәм хакимият даирәләрендәге низаглар.
Социологлар сораштыруның һәр пунктындагы күрсәткечләр былтыргы белән чагыштырганда якынча өчтән бер өлешкә арткан дип белдерә.