Accessibility links

Кайнар хәбәр

Актанышта 20дән артык укучы инфекция бүлегенә салынган


Мәктәп бинасы
Мәктәп бинасы

Татарстанның Актаныш районында инфекцион авыру белән хастаханәгә эләккән балалар саны 22гә җиткән. Алар мәктәптә ашаган ризыктан агуланган диелә.

Бу санны атнакич Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат вәкиле Әлфия Хәсәнова раслады. Аның сүзләрен РИА Новости агентлыгы китерә. Актанышның 2 санлы мәктәбендә агулану вакыйгасы уңаеннан җинаять эше ачылган.

Баштарак 20 балаларның хастаханәгә эләгүе турында хәбәр ителгән иде. Бу хәбәрне Азатлыкка аерым ата-аналар да раслады, алар табиблар диагнозны әлегә әйтми диде. Әмма алар фикеренчә, балалар мәктәптә ашаган ризыктан агуланган. Алар үз исемнәрен атарга курка.

Баласы хастаханәгә салынган бер ир Азатлыкка түбәндәгеләрне сөйләде: "Кичә балабыз мәктәптән кайтты һәм кичен эчем авырта диде. Балам Актанышның 2 санлы мәктәбендә укый. Аннары коса башлады, эче китте. Ашыгыч ярдәм чакырдык, мондый проблем бездә генә түгел булып чыкты. Шунда ук хастаханәгә салдылар.

Балаларны хастаханәгә салалар да салалар. Йогышлы авырулар бүлегендә яталар. Хатын палатага тагын өстәмә ятаклар куйдылар диде. Әлегә сальмонеллез диләр. Барыбыз да аптырашта. Йөрәк яна. Быелдан мәктәп, бакчаларда ашарга читтән алып китерүне оештырдылар. Моңа кадәр мәктәп, бакчалар үзләре ризык пешерә иде. Хәзер "Актаныш" ресторанында әзерләп алып киләләр. Ата-аналар бу рәвешле ашатуга каршы иде, әмма колак салучы булмады.

Әлегә бөтен балалар да Актанышның 2 санлы мәктәбеннән китерелә. Авырулар арасында берничәсе бакчага йөрүче. Санпедстанция кешеләре дә аптырашта, мондый хәлнең булганы юк иде диләр. Чаллыдан табибларны көтәләр."

Социаль челтәрләрдә дә ата-аналар балалар китерелгән ризыктан авырган дип шикләнүләрен белдерә.

XS
SM
MD
LG