Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Шәймиевнең "Ихлас күңелдән" исемле китабы тәкъдим ителде


Китап тәкъдим итү чарасы
Китап тәкъдим итү чарасы

Бүген Казан кирмәнендә Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевнең "Ихлас күңелдән" исемле китабын тәкъдим иттеләр. Анда Татарстан суверенитеты, референдумы, шартнамә һәм тарихи һәйкәлләрне саклау хакында Шәймиевнең чыгышлары, мөрәҗәгатьләре һәм әңгәмәләре урын алган.

Мең данәдә басылган 600 битле китап өч телдә – урысча, татарча, инглизчә. "Бу минем өчен бик кыйммәтле китап", диде Миңтимер Шәймиев тәкъдим итү чарасында.

Китапның тышлыгы
Китапның тышлыгы

Чарада Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов та чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, "Миңтимер Шәймиев һәм аның тарафдарлары Русиядә татарга һәм аның дәүләтчелегенә карашны үзгәртә алды".

Юрий Камалтынов 1992 елның 21 мартында узган Татарстан суверенитеты хакындагы референдумга аерым тукталды.

"Татарстан моделе турында 25 яшьлекләр һәм аннан яшьрәкләр берни белми. Китапта аның мәгънәсе аңлатыла. "Бер яктан, милләт һәм динара мәсьәләне хәл итәргә, икенче яктан, федераль үзәк белән мөнәсәбәтләрне корырга кирәк иде. 1992 елгы референдум милләтләр арасында тотрыклылык һәм үз демократиябезне булдырырга ярдәм итте", дип Юрий Камалтынов Миңтимер Шәймиев китабыннан өзек китерде.

Китапта шулай ук Шәймиевнең 1992 елда Татарстан суверенлыгы турында референдум алдыннан республика сайлаучыларына мөрәҗәгате дә урнаштырылган.

XS
SM
MD
LG