Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балтыйк буе илләре Walmart ширкәтен совет символлары төшерелгән тауарларны сатудан алырга чакыра


СССР гербы. Архив фотосы
СССР гербы. Архив фотосы

Литва, Латвия һәм Эстония хакимиятләре Walmart сәүдә ширкәтеннән СССР символлары булган тауарларны сатудан алырга чакырды. Бу хакта Associated Press хәбәр итә.

Литваның АКШтагы илчесе Роландас Кришюнас үзенең Фейсбук битендә бастырган хатта "урак һәм чүкечле байрак астында рәхимсез җинаятьләр" кылынганын белдерә. Совет хакимияте астында калган йөзләрчә мең литвалылар үтерелгән, көчләнгән, сөрелгән, җәзаланган һәм гаиләләреннән аерылганы, шул сәбәпле күпләп үтерүне тасвирлаучы символлар ясалган футболкалар һәм башка әйберләр сатудан кичекмәстән алынырга тиеш, ди дипломат.

Балтиянең өч иле парламентарийлары Walmartка аерым мөрәҗәгатьләр юллаган. Алар фикеренчә, ширкәтнең "тоталитар режим корбаны булган миллионнарча кешегә ихтирам белдермәве бик аянычлы хәл". Мөрәҗәгатьне язучылар сәүдә үзәге моның белән "тоталитаризм кыйммәтләрен алга сөрүдә, кеше хокукларын бозуда, демократияне бастыруда катнаша" дип ассызыклаган.

Walmart ширкәте әлегә бу мөрәҗәгатькә карата үз фикерен белдермәде.

Май аенда Adidas ширкәте совет символикасы белән кызыл футболкаларны сатудан алуга ризалашты. Алар Русиядәге дөнья футбол беренчелеге алдыннан сатылды.

Балтыйк буе илләре хакимияте 1940 елдан алып 1991 елга кадәр Совет берлегендә булган чорны "оккупация" дип саный. Русия бу бәяләмә белән килешми. Литва һәм Латвия кануннары җәмәгать чараларында совет һәм наци симолларын тыя.

XS
SM
MD
LG