Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түлай Дуран: "Гаяз Исхакыйны ватанына кайтардым"


Түлай Дуран
Түлай Дуран

Гаяз Исхакый исемендәге "Идел-Урал" вакыфы җитәкчесе, төрек галимәсе Түлай Дуран татар әдәбияты классигы, танылган публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның 312 берәмлектән торган архивын Татарстанга тапшырды.

Түлай Дуран алып килгән архивта Гаяз Исхакыйның 1919 елдан алып вафатына кадәр язган 42 көндәлеге, төрле оешмаларга язган мөрәҗәгатьләре, туганнарына, кызына, хезмәттәшләренә язылган хатларның оригинал нөсхәләре һәм фотоларның оригиналлары бар.

Бездә Гаяз Исхакыйга кагылышлы бер оригинал документ та калмады, барлык оригинал әйберләрне монда алып килдем, бездә бары тик оригиналларның күчермәләре генә калды дип белдерде ул бу уңайдан оештырылган тантанада.

Гаяз Исхакый архивы Казанга кайтты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:39 0:00
30 елга якын эшнең йомгаклау этабы

Җомга көнне Татарстан Фәннәр академиясендә узган чарада галимә Дания Заһидуллина бу вакыйганы "Идел-Урал" вакыфы белән Татарстан галимнәренең 30 еллап алып барган эшенең йомгаклау этабы дип атады.

Гаяз Исхакыйның оригинал документларының Татарстанга кайтуы, татар халкына тапшырылуы бөтенләй үзгә дәрәҗәдә кабул ителергә тиеш дип саныйм. Чөнки күчермәләр белән генә эшләү ул бер нәрсә, ә Исхакыйның үз кулы белән язган материалларның Татарстанга кайтуы - ул инде Исхакыйның күңеленең бер өлеше Татарстан һәм татар халкына кайтып җитүе дип карарга мөмкиндер, диде ул.

Казанга тапшырылган Гаяз Исхакый архивы документлары
Казанга тапшырылган Гаяз Исхакый архивы документлары
Гаяз Исхакый дәфтәрләрендә 5 мең 160 бит

Гаяз Исхакый исемендәге "Идел-Урал" вакыфы җитәкчесе Түлай Дуран чыгышын төрекчә ясады. Ул Гаяз Исхакый язган дәфтәрләрдәге битләр саны 5 мең 160 дип хәбәр итте һәм бу мирасның вакыфка ничек килүе, Татарстан галимнәре белән ничек хезмәттәшлек итә башлавын сөйләде.

"Гаяз Исхакыйның кызы, профессор Сәгадәт Чагатай 1988 елда әтисе исемендәге вакыфны корды. Шул ук елны мин әлеге вакыфның идарәсенә сайландым. Бу архивта ниләр булуын бер хокукый проблем аркасында шактый еллар белә алмадык. Әлеге мәсьәлә хәл ителгәннән соң мин вакыфның җитәкчесе буларак Гаяз Исхакый архивы белән якыннан шөгыльләнә башладым.

Гаяз Исхакый архивының оригинал фотолары
Гаяз Исхакый архивының оригинал фотолары

1996 елда Татарстаннан безгә бер хат килде. Бу хатта Гаяз Исхакыйның эш өстәлен, урындыгын, ягъни үз кулы белән эшләгән бар әйберләрне Татарстанга тапшырып булмасмы дип сорадылар һәм без аларны иң беренче әйберләр буларак Татарстанга тапшырдык. Әмма мин ул вакытта Гаяз Исхакыйга кагылышлы Татарстандагы фәнни эшчәнлекләр турында берни дә белми идем.

2000нче елларда Казанда Гаяз Исхакыйга кагылышлы фәнни эшләр башкарылуын ишеттем. Шуннан мин дә Казан галимнәренә Гаяз Исхакый архивын тәртипкә салу белән шөгыльләнүемне белдердем һәм бу эшне тәмамлагач материалларның күчермәләрен аларга тапшырырга сүз бирдем.

Гаяз Исхакыйның оригинал архив документы
Гаяз Исхакыйның оригинал архив документы

Казанга беренче тапкыр 2008 елда килдем һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге институт белән таныштым. Бу институтта чыннан да Гаяз Исхакыйга кагылышлы бик күп фәнни эшләр башкарылуын үз күзем белән күрдем. Шулай итеп диалог урнашты.

Аннан соң тагын бер тапкыр килдем. Ул килүемдә институтта гына түгел, бар татар халкының Гаяз Исхакыйга карата хөрмәтен сиздем. Бу мине тагын да рухландырып җибәрде һәм мин эшчәнлегемне тизләттем.

Гаяз Исхаки архивыннан фото
Гаяз Исхаки архивыннан фото

2015 елда Гаяз Исхакыйның вакыфта сакланган шәхси әйберләрен - киемен, букчасын, якасын, сәгатен Казанга алып килдем.

Хәзер менә үзебездә калган башка документларны алып килдем. Мин институт эшчәнлегенә ышанганга күрә, алар сорамаса да, Гаяз Исхакыйның кызы Сәгадәт Чагатайның алманча язган 36 көндәлеген дә алып килдем, болар барсы да оригинал" дип белдерде Түлай Дуран.

Гаяз Исхакый көндәлекләренең берсе
Гаяз Исхакый көндәлекләренең берсе

Исхакый бүләген Түлай ханымга тапшырырга кирәк

Исхакый архивын тапшыру тантанасында катнашкан язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова өч тәкъдим җиткерде: шушы архив материалларын җентекләп тикшереп, тиз арада аларны халыкка җиткерергә, Казан уртасында милли юлбашчы Гаяз Исхакый музеен булдырырга һәм Гаяз Исхакый бүләген киләсе елда Түлай Дуранга тапшырырга.

Гаяз Исхакыйның оригинал архив документларын Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының "Мирасханә" үзәгенә тапшыру турында документларга кул куелганнан соң, Түлай ханым Азатлык сорауларына җавап бирде.

Документларны имзалау
Документларны имзалау

Түлай ханым, ни өчен баштан ук Татарстанга Гаяз Исхакый документларының күчермәләре урынына оригиналларын тапшырмадыгыз?

– Башта документларның күчермәсен алу кирәк иде. Аннан соң минем бу күчермәләр белән Казанда ничек эшләүләрен дә беләсем килде.

Башта фәнни эшчәнлекләргә читтән генә күз салдыгыз димәк?

– Әлбәттә. Мин бу документлар белән эшлиләрме, юкмы дип күзәттем. Эшләүләренә ышандым. Мондагы халыкның Гаяз Исхакыйны сагынуын күрдем. Һәм аннан соң менә оригиналларын да тапшырырга булдым.

Совет чорында Гаяз Исхакыйга карата тискәре караш булганда сезнең вакыф моңа ничек карады?

– Без Гаяз Исхакыйның хакыйки фикерләрен белә идек. Бер көнне аңа тиешле бәя һичшиксез биреләчәген белә идек. Шуңа күрә аннан безгә калган бар нәрсәне дә сакладык.

Сездән Гаяз Исхакый архивын Төркия архивлары да сорадымы?

– Юк, миннән сораучы булмады.

Әгәр сораган булсалар, Исхакый архивын Төркия архивларына бирер идегезме?

– Юк, бирмәс идем.

Нигә?

– Архив үзенең туган ягында кадерле. Архив үзенең ватанында гына үсеш алыр. Мин моны тарихчы буларак әйтәм. Минем принцибым бу.

Кулыгызга Гаяз Исхакыйның берәр аудио материалы килеп кермәгән идеме?

– Юк шул. Аннан соң 1954 елда аудио мөмкинлеләре дә бик юк иде бит. Ул чорда технология моңа мөмкинлек бирмәде. Булган булса, архивта сакланган булыр иде.

Архивны тапшыру вакытында сез дулкынланып киттегез, архив тапшырылгач тынычландыгызмы?

– Әлбәттә. Хәзер архив ышанычлы кулларда. Күңелем тынычланып калды. Мин бит шушы архив белән яшим. Бу кадәр үз ватанын яраткан кешенең архивы да үзе туган илдә булуы кирәклегенә инандым. Һәм шушы инану белән архив эшчәнлеген башладым. Башта күчермәләрне дискта юлладым, аннан ксерокопия итеп җибәрдем. Әмма галимнәр эшчәнлеге өчен коллекциянең бөтенлеге зарур иде. Бүгенге оригинал документлар тапшырылгач, бу эш тәмамланды.

Түлай ханым, Гаяз Исхакый бүгенге көндә яши дип уйласак һәм ул сезнең белән очрашса, сезнең аңа бары тик бер генә сорау бирү мөмкинлегегез булса, сез аңа нинди сорау бирер идегез?

– "Үз ватаныгызга кайта алмавыгызга әле дә борчыласызмы?", дип сорар идем. Чөнки ул ватанын сагынып күзләрен йомды. Борчылды. Шуңа күрә аны шушы архив материаллары белән үз ватанында яшәтәсем килде. Бер кешенең үз теләгеннән башка үз ватаныннан читтә яшәвеннән дә авыр хәл юк. Мин Гаяз Исхакыйның архивын кайтарып аның монда кайтуын тормышка ашырдым. Шуңа күрә үземне бәхетле хис итәм. Вазифамны җиренә җиткердем!

Белешмә

Гаяз Исхакый – XX гасырның күренекле татар язучысы, журналист, җәмәгать эшлеклесе, милли хәрәкәтнең әйдәп баручы активистларның берсе. 1878 елның 23 февралендә Яуширмә авылында туа. Авыл һәм Чистай мәдрәсәсендә, аннары Казанның Күл буе мәдрәсәсендә белем ала, монда аны Һади Максуди укыта. Казан Татар укытучылары мәктәбендә укый, төрле мәктәп-мәдрәсәләрдә үзе укыта.

1904 елдан иҗтимагый-сәяси тормышта актив катнаша башлый, "Таң йолдызы" гәзитен оештыра. Берничә тапкыр кулга алына, аннан азат ителә. Петербурда, Төркиядә, Финляндиядә булып ала. Петербурда ул "Ил" гәзитен чыгара. 1919 елда чит илләргә китәргә мәҗбүр була, Кытайда, Франциядә, Германиядә, Польшада, Төркиядә яши. Чит илләрдә дә актив эшчәнлек алып бара, иҗат итә, гәзитләр чыгара. 1954 елның 22 июлендә Әнкарада вафат була, Истанбулның Әдирнәкапы зиратында күмелә.

Гаяз Исхакый – татар әдәбияты классигы, алтын чорның иң танылган әдипләренең берсе. Аның каләме белән берничә дистә танылган әсәр языла: "Зөләйха", "200 елдан соң инкыйраз", "Остазбикә", "Мөгаллимә", "Алдым-бирдем", "Зиндан", "Тормышмы бу?" һ.б. Әсәрләрендә татар халкының халәтен тасвирлый, милли көрәшкә өнди. Әдәби әсәрләре аша халыкны белем алуга, мәдәнияткә, азатлыкка, җәберләүләргә һәм гаделсезлеккә каршы чыгуга чакыра.

2013 елда Германиянең Һумбольд университеты каршындагы тавыш архивында Гаяз Исхакыйның тавышы яздырылган дүрт минутлык ​аудиоязма табылган:

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:52 0:00
йөкләү

XS
SM
MD
LG