Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда колония хезмәткәре каравылда торганда үз-үзен үтергән дип шикләнелә


Казандагы 19-нчы санлы колониядә хөкем карарларын гамәлгә ашыру хезмәтенең 22 яшьлек хезмәткәре узган төндә үз-үзен үтергән. Бу мәгълүматны ProKazan.ru-га рәсмиләр дә раслаган.

Беренче мәгълүматларга караганда, бу хәл сакчылар бүлеге хезмәткәре каравылда торган вакытта төнге сәгать икеләр тирәсендә булган. Мәет янында аның коралын да тапканнар.

Ул гаиләдәге низаг сәбәпле үз-үзен үтергән булырга мөмкин диелә.

XS
SM
MD
LG