Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хөкүмәте Кырымны финанслауны 40 млрд сумга арттырды


Киреч күпере
Киреч күпере

Русия хөкүмәте "Кырым үсеше федераль максатчан програмын" финанслауны озайтты һәм 40 млрд сумга арттырды.

Кырым үсеше програмы 2022 елга кадәр озайтылды. Финанслау күләме 40 млрд сумга артып, 877,8 млрд сумга җитте. Бу хакта хокукый мәгълүмат порталындагы карарда язылган.

Документның яңа редакциясендә програм өч этапта башкарыла диелә: 2015 елдан 2017 елга кадәр, 2018 елдан 2020 елга кадәр һәм 2021 елдан 2022 елга кадәр.

30 июльдә Русия премьер-министры Дмитрий Медведев Акъярда Кырымның социаль-икътисади үсеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уздырган иде. Әлеге җыелыш вакытында Русиянең икътисади үсеш министры Максим Орешкин биш елга исәпләнгән "Кырым үсеше федераль максатчан програмы"н тагын ике елга озайтып, финанслауны арттыруны тәкъдим итте.

Кырым үсеше програмы 2014 елда төбәкнең инженер, транспорт һәм социаль инфраструктурасын яхшырту өчен кабул ителде.

2015 елдан әлеге програмны Русиянең икътисади үсеш министрлыгы контрольдә тота.

Моңа кадәр програмның финанслау күләме 837 млрд сум тәшкил итә иде, әлеге сумманың 791 млрд сумы федераль казнадан бүленә. Моннан тыш Татарстан кебек Русия төбәкләре дә үз аннексияләнгән Кырымга төрлечә ярдәм күрсәтергә мәҗбүр ителә.

XS
SM
MD
LG