Accessibility links

Кайнар хәбәр

Росгвардия башлыгы Навальныйдан "ит кисәге" ясарга вәгъдә итте


Виктор Золотов
Виктор Золотов

Росгвардия башлыгы Виктор Золотов оппозиция лидеры Алексей Навальныйны "алышка" чакырды һәм аннан "яхшы гына ит кисәге" ясарга вәгъдә бирде.

Виктор Золотовның әлеге сүзләре Коррупциягә каршы көрәш фондының (ФБК) Росгвардиягә бәйле хисабына җавап булды.

Видеомөрәҗәгатьтә Золотов Навальныйны "америка пробиркасыннан чыккан нәрсә" дип, ә аның белдерүләрен "болай гына гафу итеп булмый торган мыскыллаучы, яла ягучы фикерләр" дип атады.

Виктор Золотов шул ук вакытта Росгвардиядә чынлап та ачыкланган коррупция очракларына каршы башка куәт оешмалары белән берлектә көрәшүе турында да әйтте.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков әлеге видеомөрәҗәгать уңаеннан, "оятсыз яла ягуларга каршы кайчак теләсә нинди ысуллар белән көрәшергә мөмкин" дип белдерде. "Оятсыз гайбәт, бу кануннарны боза. Әлбәттә, мондый яла ягуны тамырыннан корытырга кирәк", диде Песков журналистларга.

Элегрәк Росгвардиядә ФБК тикшерүләрен "ялганга корылган һәм провокацион" дип белдергәннәр иде. Оешма раславынча, хисап авторлары яшелчәләрне сатып алу бәяләрен чагыштырганда ел фасылларына игътибар итмәгәннәр, 2017 елның декабре белән 2018 елның июнен алганнар.

ФБК тикшерүендә Росгвардия хезмәткәрләренә азык-төлек кыйммәт бәядән сатып алына, ә бу эшнең ахыргы файда күрүчеләре булып "йә премьер-министр Медведев, йә аның даирәсендәге кешеләр тора" диелгән иде.

XS
SM
MD
LG