Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган: Әсадның Идлибкә һөҗүме бар Европага куркыныч тудыра


Рәҗәп Эрдоган

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган борчылуның бердәнбер сәбәбе булып химик корал куллану гына тормый, Идлибкә һөҗүм оештырылса, бөтен дөнья җәмәгатьчелеге җавап тотачак ди.

Әгәр кичекмәстән чаралар күрелмәсә, Сүриянең Идлиб вилаятендәге бәрелешләр нәтиҗәләре өчен бөтен дөнья җавап тотачак. Бу хакта Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Wall Street Journal басмасы өчен язган мәкаләсендә белдерә.

Ул Бәшәр Әсад гаскәрләре Идлибкә һөҗүм итсә, бу һуманитар балә генә китереп калмаячак, ә Төркия, Европа һәм башка илләрнең иминлегенә дә янаячак ди.

Төркия президенты фикеренчә, АКШ өчен борчылуның бердәнбер сәбәбе Димәшктә сакланырга мөмкин химик корал гына булырга тиеш түгел. Эрдоган гадәти кораллар куллану күбрәк үлемнәргә китерергә мөмкин ди.

Үз мөрәҗәгатендә ул Русия белән Иранны тагын бер тапкыр Идлибкә һөҗүм итүгә юл куймаска чакырды һәм дөньяның барлык дәүләтләреннән "Сүриядәге вәзгыятьне җайга салу өчен үз абруйларын куллануны" сорады.

Узган атнада Төркия президенты өч яклы очрашуда Русия президенты Владимир Путинны һәм Иран президентыы Хәсән Роуханины Идлибне басып алудан баш тартырга һәм вилаятне Сүриянең уртача оппозициясенә калдырырга чакырды. Әмма Мәскәү белән Тәһрән Эрдоган, Көнбатыш илләре һәм БМО вәкилләре киңәшләренә битараф калды.

Хокук яклаучылар мәгълүматына караганда, соңгы көннәрдә Русия һәм Сүрия авиациясе һөҗүмендә берничә дистә тыныч кешек һәлак булган, берничә хастаханә җимерелгән.

Сишәмбе Иран тышкы эшләр министрлыгы Идлиб өчен сугышларда һуманитар катастрофа булдырмаска вәгъдә бирде.

АКШ, Идлибкә химик һөҗүм булган очракта, Димәшккә кораллы җавап булачак дип кисәткән иде. Ләкин әлегә низагка тыкшынмый.

Әнкара Идлибтән Төркиягә күпләп качаклар килер дип борчыла. Виалаяттә хәзер өч миллионлап кеше яши, аларның бер миллионы - балалар. Сүриядән качаклар агымына каршы торыр өчен Төркия Сүрия чикләренә танклар һәм хәрбиләр җибәргән дип хәбәр итә Bloomberg.

Рәсми Димәшк һәм аның беректәшләре Идлибне Сүрия контроленә кайтарырга җыена.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG