Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Казаннан Кытайга очышлар башлану ихтималын белдерде


Өремчедән беренче рейс белән Казанга килгән Кытай туристлары, 2016 ел.
Өремчедән беренче рейс белән Казанга килгән Кытай туристлары, 2016 ел.

Русия президенты Владимир Путин тиздән Казан белән Кытай арасында туры очышлар башлануга өмет белдерде.

Туры очышлар ачылу мөмкинлеге турында Владивостокта Русия-Кытай төбәкара хезмәттәшлегенә багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүендә белдерелде. Утырышта Кытай җитәкчесе Си Цзиньпин дә катнашты.

"Русия белән Кытай төбәкләре арасында һава юллары географиясе киңәя. Кытай шәһәрләреннән туры очышлар Петербурга, Екатеринбурга, Новосибирскига, Красноярскига оештырылган. Башка юнәлешләргә дә мөмкинлекләрне киңәйтәбез. Киләсе елда Кытайдан Казанга һәм Сочига даими очышлар җайланыр дип өметләнәбез", диде Путин.

Ике ел элек Синҗан уйгыр автоном төбәге башкаласы Өремчедән Казанга туры очышлар ачылган иде. Ләкин бу башлангыч дәвамлы булмады. Былтыр Пекиннан Татарстан башкаласына "ВИМ-Авиа" чартер рейслар оештырды. Рейсларга бөтен билетларны кытай туристлары алып бетергән иде.

Казан Кытайның Сычуань, Хэнань, Хэйлунцзян төбәкләренә дә чартер очышлар ачу турында сөйләшүләр алып бара дип тә белдерелде.

XS
SM
MD
LG