Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләрнең геномын шәхси мәгълүматка тиңләргә җыеналар


Роспотребнадзор русияләрнең геномын шәхси мәгълүматка тиңләп, аны сер итеп сакларга тәкъдим итә.

"Минем геном турындагы мәгълүмат - минем шәхси мәгълүмат. Аны ниндидер чит кеше түгел, мин генә файдаланырга тиеш", диде Көнчыгыш икътисади форумында Русия кулланучылар хокукларын яклау хезмәте җитәкчесе Анна Попова.

Аның сүзләренчә, бу турыда канун өлгесе әзер һәм ул заман технологияләре үсешенә җавап булырга тиеш.

Узган елның октябрендә Сивил җәмгыять үсеше һәм кеше хокуклары шурасы утырышында Русия президенты Владимир Путин, ни өчен чит ил ватандашлары русияләрнең биоматериалларын җыя, дип сорады.

Русия җирлегендә бу эшчәнлек "максатчан һәм профессиональ" рәвештә алып барыла дип өстәде президент. Әлеге мәгълүматны махсус хезмәтләр җиткерде диде ул.

Соңрак Пентагон Русиядән биоматериал җыю өчен тендер игълан итүе турында белдерде. Ул терәк-хәрәкәт аппараты белән бәйле тикшерүләр уздырыр өчен кирәк диелде.

XS
SM
MD
LG