Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда пенсия реформасына каршы митинг оештырган укытучыны мәктәптә тоткарлаганнар


Раушан Вәлиуллинны полиция алып китә
Раушан Вәлиуллинны полиция алып китә

12 сентябрьдә Чаллы полициясе тарих укытучысы, активист Раушан Вәлиуллинны дәрес вакытында тоткарлап алып киткән. Аны 9 сентябрьдә пенсия реформасына каршы митинг оештыруда гаеплиләр.

Вәлиуллинны дәрестән чакырып алганнар һәм мәхкәмәгә алып киткәннәр дип яза Idel.Реалии.

Вәлилуллин белдерү хаты тапшырмый гына каршылык чарасы уздыруда гаепләнә, аңа административ хокук бозу турында беркетмә төзегәннәр.

27 августта Вәлиуллин һәм тагын өч активист Чаллы башкарма комитетына 9 сентябрьдә пенсия реформасына каршы митинг уздыру турында белдерү хаты керткән иде. Мэрия иминлек чаралары турында язылмаган дип, хатны килештермәде. Активистлар белдерүне төзәтеп, янә мэриягә кертте. Бу юлы да түрәләр хатны кире какты. 9 сентябрьдә митинг планлаштырылган урында башка чара булачак диелде, "Строитель" стадионы янындагы мәйдан тәкъдим ителде. Белдерү хатында Җиңү паркы соралган иде.

Активистлар тәкъдимне кире какты һәм мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Мәхкәмә шәһәр хакимияте ягына басты.

Җиңү паркында ул көнне чынлап та балалар концерты узды.

XS
SM
MD
LG