Accessibility links

Кайнар хәбәр

Өч яңа iPhone һәм акыллы сәгать. Apple яңа җиһазлар тәкъдим итте


Apple мөдире Тим Кук акыллы сәгатьнең яңа модельләрен тәкъдим итә
Apple мөдире Тим Кук акыллы сәгатьнең яңа модельләрен тәкъдим итә

Сентябрь уртасында гадәттәгечә "алма сезоны" башлана, Apple ширкәте яңа җиһазларын тәкъдим итә. Бу технология дөньясында иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе санала һәм электрон җиһазлар белән кызыксынган кешеләрнең игътибарын җәлеп итә. 12 сентябрь тәкъдим ителгән яңа җиһазларны барладык.

Бу елгы чара яңа җиһазларга бай булды, бер үк вакытта өч яңа iPhone төре һәм Apple-ның яңа акыллы сәгать моделе тәкъдим ителде. Шул ук вакытта элекке модельләрдән аермалар да әллә ни зур дип булмый, мисал өчен смартфоннар элегрәк чыккан iPhone X-ка нык охшаган. Яңа тәкъдим ителгән җайланмалар һәм аларның үзенчәлекләре белән танышырга тәкъдим итәбез.

iPhone XS

Apple ширкәтенең яңа флагман моделе. Бу элегрәк чыккан iPhone X-ның яхшыртылган варианты, тышкы яктан ул шул ук булып күренә. Экран киңлеге элеккечә 5,8 дюйм калды. Алгы панельдә төп төймә дә юк. Яңа җиһазда Face ID технологиясе тагын да яхшырды, смартфон хуҗасын аның йөзеннән "таный" ала.

Яңа iPhone XS нинди сыйфатларга ия?

  • A12 Bionic исемле бик җитез процессор
  • Смартфон озаграк эшли ала
  • Ике сим-карта. Apple җиһазларында беренче тапкыр
  • Алтын төсле "тышлык" һәм 512 гигабайт хәтер

Иң очсыз җиһаз 999 доллар торачак.

iPhone XS һәм iPhone XS Max
iPhone XS һәм iPhone XS Max

iPhone XS Max

Исеменнән күренгәнчә, бу җиһаз элеккесеннән зурлыгы белән аерылып тора. Экран зурлыгы 6,5 дюйм, моңарчы андый зур айфоннар булганы юк иде әле.

iPhone XS Max тагын да озаграк эшләячәк дип ышандыра Apple. Калган үзенчәлекләре белән XS Max моделе XS белән тиң. Ике җиһазны да суга төшереп була, аларда судан саклану каралган.

XS һәм XS Max смартфоннарының тагын бер мөһим үзенчәлеге – фотолар сыйфатлырак. Моңа ширкәт пиксельләрне арттырып түгел, ә арткы фонның юылуы тирәнлеге ярдәмендә ирешкән. Башкача әйткәндә, фото төшергәннән соң арткы пландагы детальләргә игътибарны арттырып йә киметеп.

iPhone XS Max бәясе 1099 доллардан башлана. Ике җиһаз да сатуга 21 сентябрь чыгачак дип көтелә (Русиядә – 28 сентябрь).

iPhone XR

iPhone XR
iPhone XR

Өченче смартфон иң күп сатылыр дип фаразлый белгечләр. Ул чагыштырмача очсыз, 749 доллар торачак.

iPhone XR зурлыгы 6.1 дюйм, анда очсызрак LED дисплее кулланыла. Тышлыгы алюминийдан ясалган.

Әлеге җиһаз 26 октябрь сатыла башлый.

Apple Watch

Apple Watch Series 4
Apple Watch Series 4

Тәкъдим итү чарасында шулай ук Apple Watch сәгатьләренең яңа, дүртенче моделе тәкъдим ителде. Аның үзенчәлекләре күбрәк. Экран киңлеге артты (40 һәм 44 миллиметр). Сыйфатлырак экранда хәзер күбрәк мәгълүмат та урнаша ала.

Яңа сәгатьнең ЭКГ ясый алуын да искәртергә кирәк, акыллы сәгать хуҗасының йөрәге хәлен дә контрольдә тота. Тик бу әлегә АКШта гына эшләячәк.

Сүз уңаеннан, 2017 елда Apple ширкәте кия торган җиһазларны сатуда дөньяда беренче урынны алды. Иң күп сатылган җиһазлар нәкъ шул акыллы сәгатьләр икән. Белгечләр Apple-ның Швейцариядән дә күбрәк сәгать сатуын әйтә.

XS
SM
MD
LG