Accessibility links

Кайнар хәбәр

Днепр шәһәрендә элекке мәчет бинасы татарларга кайтарылды


Днепр шәһәрендә элекке мәчет бинасы
Днепр шәһәрендә элекке мәчет бинасы

Украинаның Днепр шәһәрендә 1912-1914 елларда төзелгән мәчет бинасы кырымтатарларга кайтарылды. Мәчетне мөселман мәхәлләсенә кайтару эше берничә ел дәвам итте.

Мәчетне кайтарырга ярдәм иткән кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев һәм Днепр шәһәре башлыгы Борис Филатов бу вакыйга уңаеннан матбугат чараларына үз фикерләрен белдерделәр.

"Бу бинада моңарчы урнашкан балалар спорт мәктәбен без бер якка да куып җибәрмибез, киресенчә, мәктәп җитәкчеләре, балаларның әти-әниләре белән килешеп аларга башка бина сатып алдык. Бу мәчетнең безнең өчен әһәмияте зур, ул мәдәни үзәк баларак кулланылачак", диде Мостафа Җәмилев.

Днепр шәһәре башлыгы Борис Филатов "Без бу мәсьәләне хәл итү юлларын бик озак эзләдек. Бу элекке мәчетнең мөселманнарга кайтарылуына без бик шат. Һәр як бу нәтиҗә белән канәгәть. Без бөтен илгә мондый мәсьәләләрне хәл итүнең үрнәген күрсәттек", диде.

Мәчетнең элекке күренеше
Мәчетнең элекке күренеше

Узган гасыр башында җирле татар сәүдәгәрләре акчасына төзелгән мәчетнең манараларын 1927 елда сүтеп аны милиция хезмәткәрләре клубы иткәннәр. Аннан соң бу бинада артель, балалар бакчасы булган, 1953 елда ул спорт мәктәбенә бирелгән.

Әлеге мәчетне татарлар төзегән, аның архитектурасында Бакчасарайдагы Хансарае мәчетендәге элементлар бар, ди мәчетне кайтару эшләре координаторы, Киевтагы "Кырымтатар якташлыгы" әгъзасы Эльвин Кадыров.

Якташлык хисабына күрә, мәчетне реставрацияләүгә якынча 2,5-4 миллион доллар кирәк булачак. Моңа Төркия ярдәм итәр дип өметләнәләр.

Мәчет Украинада дини оешмалардан тартып алынган биналарны кире кайтару турында 1991-1992 елларда кабул ителгән кануннар нигезендә кайтарылды.

XS
SM
MD
LG